Нурлаттагы узган иртәнге "Тоннель"дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган

2023 елның 20 октябре, җомга

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Нурлат автоинспекторлары чираттагы «Тоннель» профилактик чарасын үткәрделәр.

Юл-патруль хезмәтенең берничә экипажы шәһәрнең иң җанлы урамнарының берсендә транспорт агымын туктатып тикшерде.

"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау өчен шәһәр урамнарында патрульлек итәбез. Мондый рейдларны безнең район юлларында хокук бозучылар мөмкин кадәр азрак булсын өчен даими рәвештә үткәрәбез»,- дип билгеләде чараның максатларын районның баш автоинспекторы полиция майоры Ринат Паймурзин.

Иртәнге "Тоннель" барышында тәртип сакчылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагын ачыклаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International