Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлегендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2023 елның 20 октябре, җомга

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге әгъзалары чираттагы утырышка җыелды.

Биредә бүлек җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова җитәкчелегендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, нурлатлылар аеруча истә калган чаралар киләсе елда эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген яхшырту турында сөйләделәр. Әлфия Сәлих кызы киләсе елга Нурлат оешмасының эш планы "Татарлар: гамәл стратегиясе" документында куелган максатларга һәм бурычларга туры китереп төзелергә тиешлеген ассызыклады.

Нурлатта татар брендларын популярлаштыру кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Халык һәм мәдәни традицияләрне саклауга юнәлдерелгән «Каз өмәсе», «Сабантуй сылуы», «Озын толым» кебек конкурсларда һәм бәйгеләрдә катнашучылар елдан-ел арта бара. Бу чараларны район халкы да ярата.

Киләчәктә татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү максатларында милли чаралар санын арттыру планлаштырыла. Бүлек әгъзалары татар халкының танылган эшлеклеләре турында истәлекне мәңгеләштерү, чишмәләрне саклау һ.б. өчен чыгыш ясадылар. Башка тәкъдимнәр дә яңгырады, мәсәлән, милли татар туклану пунктын булдыру турында.

Әлфия Галәүтдинова барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак һәм эшкә кертеләчәк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International