Нурлатның "Сердәш" халык ансамблен "ТНВ" телеканалында күрсәтәчәкләр

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә алар Казанда популяр булган «Кәмит Җәвит» тапшыруын төшерүдә катнаштылар.

Быел 10 еллыгын билгеләп үтүче «Сердәш» үзешчән халык ансамбле әгъзалары «Кәмит Җәвит» тапшыруын төшерүдә катнаштылар.

Алар үз репертуарыннан матур номерлар башкардылар, такмаклар җырладылар, биеделәр, кызыклы хәлләр сөйләделәр, шаярттылар. Нурлатлылар буш кул белән бармадылар, алар традицион татар сыйларын алып бардылар. Коллектив әгъзалары билгеләп үткәнчә, тапшыруны төшерү уңай, иркен шартларда узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International