Нурлат журналистлары гуманитар ярдәм җыюга кушылды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада «Татмедиа» АҖ «Нурлат-информ» филиалы хезмәткәрләре солдатлар өчен кирәкле әйберләр җыюны оештырды.

 

Җирле журналистлар хәрбиләргә ярдәм итү өчен изге эшкә бик теләп кушылдылар. Безнең һәрберебез кирәкле әйберләр сатып алды, исемлекне «Изгелек тартмасы» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Валентина Клявлина белән алдан сөйләштек.

"Филиалның барлык хезмәткәрләре инде күптән сугышчыларга ярдәм итәләр, элек хезмәттәшебезнең улы өчен исемле посылкалар җыя идек, гуманитар ярдәм җыюга кушылдык, – дип сөйләде «Нурлат - информ»ның баш мөхәррир-җитәкчесе Резеда Гиняева.  Менә хәзер дә без яңадан бергә, бөтен редакция белән сугышчылар өчен посылкалар җыярга карар иттек. Аларның барысы да якын арада барып җитәр, хәрбиләр аларны алырга шат булыр дип өметләнәбез. Без аларның өйгә кайтуын бик көтәбез!».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International