Салкыннар башлангач, җылыту системалары һәм җылыткыч электр көнкүреш приборлары актив кулланыла башлый.
Җылыткычлар белән саксыз эш итү – янгынның иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе.
Фаҗигадән саклану өчен түбәндәге профилактик чараларны үтәргә кирәк:
Җылыту приборларын кулланганда зарарланган изоляцияле электр үткәргечләрен куллану тыела.
Электр җылыткычларын янып китүчән әйберләр янында урнаштырмагыз.
Өйдән чыгып киткәндә, барлык электр җылыткычларын сүндерергә онытмагыз.