10-26 октябрьдә Нурлат районында «Комсомоллар тынгысыз йөрәклеләр» патриотик җыр фестивале уза.
Фестиваль уздыру мәйданчыгы итеп Халыклар дуслыгы йорты билгеләнде.
Фестивальдә район халкы да, укытучылар, уку йортлары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр укучылары һәм ата-аналары, эшче коллективлары да катнаша ала. Шулай ук авторлык коллективлары катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнми.
Катнашучылар ялгыз чыгыш ясау өчен, яки ансамбль өчен яки инсценировкаланган җыр буларак, ил тарихының совет чорында иҗат ителгән заманча патриотик җырлар һәм комсомол турында җырлар, шулай ук соңгы 2-3 дистә елда язылган, россиялеләрнең тарихның иң якты битләрен һәм патриотик хисләрен чагылдырган җырлар әзерләргә тиеш.
«Комсомоллар тынгысыз йөрәклеләр» патриотик җыр фестивале яшьләр арасында патриотик җырны популярлаштыру, яшьләрнең ял итү формаларын камилләштерү; фестивальдә катнашучыларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру һәм гражданлык позициясен белдерү, яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатында үткәрелә.
Фестиваль көннәрендә катнашучылар иҗади тәҗрибә уртаклаша, башкару осталыгын күтәрә, яшьләр арасында җыр традицияләрен дәвам итә алачак.
Чара яшьләрдә Ватанга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләүгә, шәхеснең рухи-әхлакый, гражданлык һәм дөньяга караш сыйфатларын, чын патриотизм хисләрен формалаштыруга ярдәм итәчәк.
Фестивальнең эше массакүләм - мәгълүмат чараларында яктыртылачак. Фестиваль чараларына тамашачылар керүе ирекле.
Фестивальнең йомгаклау концертына комсомол ветераннары чакырыла.
Катнашучылар 2023 елның 20 октябренә кадәр теркәлә. Гаризаны Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 3нче йорт адресы буенча бирергә була, тел. 2-01-71, 2-29-12, электрон адрес: nurlat-museum@mail.ru.
Фестивальнең нигезләмәсе.