Узган атнада шәһәрнең 2нче мәктәбендә "Беренчеләр Советы" Рәисен сайлауга әзерләнделәр.
Шунысын да әйтергә кирәк, аларга әзерлек югары дәрәҗәдә барган. Сайлаулар алдыннан рәислеккә кандидатларның мәктәп укучылары белән очрашулары була, алар үзләрен тәкъдим итәләр, ни өчен бу вазифага дәгъва кылырга карар итүләре турында да сөйлиләр.
Сайлау алды кампаниясе кысаларында дебатлар да узды, анда үз программасын барлык 4 кандидат Юлия Офимкина, Роберт Сәмәрханов, Самира Сәмәрханова һәм Айнур Мусин тәкъдим итте.
Чарада РДДМның Нурлат шәһәрендәге «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Советы рәисе Алия Вәлиуллина да катнашты. Ул балаларга хәрәкәт, аның принциплары һәм миссияләре турында җентекләп сөйләде.
"Хәрәкәтнең үзенчәлеге-остаз җитәкчелегендәге коллективта һәр баланың шәхси үсеше өчен уникаль тәрбия мохите. Беренчеләрнең хәрәкәте балаларны максималь дәрәҗәдә уңай активлык белән колачлауны күздә тота, димәк, ул тискәре күренешләрне профилактикалау мәйданчыгына әверелә», – дип мөрәҗәгать итте балаларга Алия Айратовна.
Узган атна ахырында сайлаулар узды. Аларның нәтиҗәләре буенча мәктәпнең «Беренчеләр Советы» рәисе итеп 10б сыйныф Юлия Офимкина сайланды.