Нурлат шәһәр прокуроры вазыйфаларын Ленар Яфизов башкарачак.
Ленар Минсәгыйрович 29 декабрьдә Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында туган.
2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлый. 2011-2012 елларда Чиләбе өлкәсендә хәрби хезмәт үтә.
Прокуратура органнарында хезмәт итүен 2013 елда Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлый. 2018 елдан Азнакай шәһәр прокуроры урынбасары вазифасын башкара. Хәзерге вакытта Нурлат шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.