Җирлек башлыгы Ольга Охотникова мессенджерларның берсендә гомуми төркемдә мобилизацияләнгәннәр өчен дару үләннәре җыю турында игълан иткәннән соң, 6 торак пунктның авыл халкы кыска вакыт эчендә файдалы чимал белән 6 зур тартма тапшырган.
Мәтрүшкә, мелисса, бөтнек, сары мәтрүшкә, Иван-чәй, юкә чәчәге... Аларның кайберләрен махсус полиэтилен пакетларга тутырганнар, кайберләрен үлән җыелмалары рәвешендә әзерләгәннәр. Һәр тартмага укучыларның җылы теләкләре язылган өчпочмаклы хатлары да салынган.
- Гуманитар ярдәмне, җылы кием, азык-төлек булсынмы ул, без гел җыябыз. Ә менә дәвалау үләннәрен беренче тапкыр җибәрәбез. Салкын тию чорында файдалы чәйләр көрәшчеләребезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр дип өметләнәбез, – дип сөйләде Ольга Охотникова. -Дару үләннәрен җыю үтенече белән безгә "Легенда" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Сергеевич Малыгин мөрәҗәгать итте, һәм халык аның мөрәҗәгатен бик хуплады. Сосновкадан Светлана Самсонова һәм Валентина Максимова, Перепелкиннар гаиләсе, Раиса Ефремова, Валентина Огонева, Елаурдан Елена Ерофеева күпләп китерде.
Клуб мөдире Валентина Максимова, ире Валерий Григорьевич белән бергә ел саен дару үләннәрен капчыклар белән җыялар һәм киптерәләр.
– Үзебез өчен дә, клубта ел саен үткәрелә торган урман бүләкләре күргәзмәсе өчен дә әзерлибез, - ди Валентина Петровна. - Дару ромашкасы, бөтнек, мелисса кебек үләннәрне без үз бакчабызда үстерәбез, шулай ук киптерәбез. Сугышчылар өчен үләннәр җыю игълан ителгәнен белгәч, зур теләк белән үзебезнең бай запаслар белән уртаклаштык, ирем махсус рәвештә урманга барып, тагын җыеп кайтты.
Владимир Малыгин сүзләренчә, махсус операциядә катнашучылар дару үләннәрен җыю үтенечен ул элемтәдә булган Казаклар батальоны аша тапшырганнар.
- Үлән чәйләренең дәвалау, тынычландыручы үзлекләре бар, өстәвенә алар безнең якларда җыелган, – дип билгеләп үтте ул. - Менә шушы үтенеч белән Сәләнгеш, Мамык һәм Иске Чаллы авыл җирлекләренә дә мөрәҗәгать итәргә уйлыйм. Көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.