Спонсор Нурлат шәһәренең “Гурман" кибетеннән тәмле пиццаны Порфирьевлар гаиләсе алды.
Әтиләр көнен бәйрәм итү алдыннан игълан ителгән чираттагы фотоконкурсыбызда халык актив катнашты. Җиңүчеләрне без ВКонтакте берләшмәсендәге лайклар саны буенча билгеләдек.
Нәтиҗәдә, Иске Чаллы авылыннан Порфирьевлар гаиләсе җиңүче булды. «Гурман» кибетеннән вәгъдә ителгән бүләк - пиццаны без әниләре – Софья Порфирьевага тапшырдык.
Бу гаилә, юкка гына, безнең конкурста җиңүче булмагандыр.
Порфирьевларны Нурлатта үрнәк гаилә буларак беләләр. Гаиләдә өч кыз тәрбияләнә, алар барлык чараларда актив катнашучылар. Ә Иван Порфирьев узган елгы әтиләр көненә багышланган басмабызның герое булды.