Нурлатта бер урамга Адлер Газизуллин исеме биреләчәк

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Шәһәрнең шикәр заводы микрорайоны халкы исеменнән кергән әлеге үтенеч-тәкъдим Нурлат шәһәренең 13 сентябрьдә үтәчәк сессиясе көн тәртибенә кертелгән. Мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйлыйбыз, чөнки шәһәрнең мактаулы гражданины Адлер Газизуллин Нурлат шәһәре һәм районы үсешендә үз якты эзен калдырган шәхес. Ул 50  елга якын  Нурлатта яшәгән, озак еллар партия-совет органнарында җаваплы постлар биләгән, 20 ел райбашкарма комитеты рәисе урынбасары  постында шәһәр һәм районда юл төзелеше өчен җаваплы булган. Адлер Ибраһимович 37 ел район советы депутаты һәм 10 елдан артык “Татарстан-яңа гасыр”иҗтимагый хәрәкәт активисты буларак зур җәмәгать  эшчәнлеге алып барган. Аның исемен мәңгеләштерү турында узган ел мәрхүмне соңгы юлга озатканда район башлыгы Наил Шарапов та башлап сүз кузгаткан иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International