Яшь нурлатлылар «Чиста мирас» республика олимпиадасының этабы финалистлары булдылар

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Олимпиаданың читтән торып этабын уңышлы узган районның яшь экологлары «Юность» балалар лагерына (Әлмәт шәһәре) чакыру алдылар.

Биредә агымдагы елның 30 октябреннән 4 ноябренә кадәр барлык финалистлар өчен мәдәни-мәгариф, күңел ачу программалары, шулай ук олимпиада биремнәрен турыдан-туры чишү оештырылачак.

Олимпиаданың читтән торып этабы 2 сентябрьдә старт алды. Бу этап кысаларында «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафон узды. Мәктәп укучылары бер ай дәвамында өмәләрдә катнаштылар, экологик турларга йөрделәр, агачлар утырттылар. Моннан тыш, яшь конкурсантлар 1 һәм 2 октябрьдә тест узды – бер сәгать эчендә аларга 30 сорауга җавап бирергә туры килде.

13 5-6 сыйныф укучысы һәм 9 7-8 сыйныф укучысы олимпиаданың читтән торып этабы нәтиҗәләре буенча максималь балл җыйдылар. Нәкъ менә алар бөтен республика буенча яшьтәшләре белән бергә (100 дән артык укучы) көзге каникуллар вакытында ял итәчәкләр һәм экология буенча белемнәрен «Юность»та күрсәтәчәк.

Яшь экологларның «Чиста мирас» олимпиадасы быел беренче тапкыр үткәрелә, ул Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга һәм Ромашкино ятмасының 75 еллыгына, шулай ук Россиядә педагог һәм остаз елына багышлана. Олимпиаданы Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм В.Д. Шашин  исемендәге «Татнефть» җәмгыяте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International