Районыбызда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү үзәге

2023 елның 15 октябре, якшәмбе

2019 елдан Татарстан Республикасында «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла.

Система сәламәтлекләре яки башка тормыш шартлары аркасында тиешенчә үзен кайгырта алмаган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Һәр кешенең лаеклы тормышка, үз-үзен тормышка ашыруга һәм җәмгыять тормышында үз сәләтләренә һәм мөмкинлекләренә карап актив катнашуга хокукы бар. Димәк, кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.

Районыбызда гражданнарны озак вакытлы карау системасының тормышка ашырылуы турында без «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәзинә Хисаметдиновадан сөйләвен сорадык.

«Әлеге проект “Демография" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты-өйдә яки стационарда кайгыртуга, медицина ярдәменә һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ кешеләрне тәэмин итү, шулай ук гаиләләрне үз туганнарына ярдәм күрсәтергә өйрәтү. Чөнки бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе-мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм өлкәннәр өчен лаеклы яшәү проблемасы. «Гармония» үзәге каршында оештырылган «Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» мохтаҗларга тиешле ярдәм күрсәтергә ярдәм итә. Теоретик белемнәрне практикада куллану осталыгы мөһим, чөнки урын өстендә булган  авырулар белән дөрес һәм сак эш итү аларның авыруларын җиңеләйтә алачак. Кыска курс үтәргә һәм үзләрен тулысынча яки өлешчә үз – үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан якыннарын карау буенча кызыксындырган сораулар бирергә теләүчеләр «Гармония» комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итә ала» - диде Рәзинә Габдулловна.

«Гармония» белгечләре халыкка үзләре күрсәткән социаль хезмәтләр турында даими рәвештә хәбәр итәләр.

Бүгенге көндә үзәк 329 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуларның 168е озак вакытлы карау системасы белән тәэмин ителә. Өлкәннәр һәм инвалидлар көн саен үзләренең социаль хезмәткәрләрен түземсезлек белән көтәләр. Бу мөһим эштә үзара хөрмәт әһәмиятле.

Октябрьнең беренче декадасында «Гармония» үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә үз карамагындагыларны өлкәннәр көне, Укытучылар көне белән котладылар. Чәй эчү, концерт, өйгә барып котлау – традицион чаралар. Ә Иске һәм Яңа Әлмәт, Яңа Һәм Иске Әмзә авылларында яшәүче социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларны автомобильләр белән Изге чишмәгә Биләргә алып бардылар. Һәркем күп тәэсирләр алды, күрше районга табигатькә чыгу да уңышлы булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International