Нурлат районында авыл мәктәпләре командалары арасында футбол буенча беренче район чемпионаты узды

2023 елның 15 октябре, якшәмбе

Чемпионат безнең данлыклы якташыбыз, футболчы Галимҗан Хөсәеновның туган ягында - Яңа Иглай авылында узды.

Яңа Иглай мәктәбе базасында авыл мәктәпләре командалары арасында футбол буенча Нурлат районының беренче чемпионаты узды. Турнир ачылышында катнашучыларны район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде һәм командаларга уңышлар теләде.

Турнирда районның 7 мәктәбе вәкилләре катнашты. Нәтиҗәдә, Яңа Иглай мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урында - Чулпан мәктәбе командасы, өченчедә-Егоркино мәктәбе командасы.

Турнирны үткәрү инициаторы, шулай ук баш судья булып авылда туган Инсаф Вәлитов тора, ул "Рубин" составында Россия чемпионы була.

Турнирны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре ярдәмендә Яңа Иглай мәктәбе коллективы оештырды. Турнирны оештыруда спонсорлык ярдәмен "Бердәм Россия"нең җирле бүлеге, "Форпост", шулай ук Яңа Иглай авыл җирлеге башкарма комитеты күрсәтте.

Беренче турнир оешкан рәвештә һәм яхшы шартларда узды. Яшь катнашучылар чемпионатның традицион булачагына өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International