"Алтын" хореография ансамбле «Наше время-Безнен заман" фестиваленең финалында чыгыш ясаячак

2023 елның 15 октябре, якшәмбе

«Наше время-Безнен заман» эшче яшьләр иҗатының XI еллык ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы тәмамланды.

«Хореография» номинациясендә безнең районны "Татнефть" ААҖ территориаль беренчел профсоюз оешмасының Нурлат җыелма командасы составында "Нурлатнефть" НГДУсының “Алтын” ансамбле тәкъдим итте.

Ансамбль бер ай элек кенә яшьләр лидеры Алия Җәлалова инициативасы белән балетмейстер, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Ильина җитәкчелегендә оештырыла.

Хореография коллективы икенче урынны алды һәм ноябрь аенда Казан шәһәрендә узачак конкурс финалында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International