Алексеевск районында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дип исемләнгән яшь комбайнчылар конкурсы узды.
"Нурлат сөте" җәмгыяте комбайнчысы Илнур Ибәтуллин ел саен үткәрелә торган "Хезмәт кешесен данлыйбыз" республика конкурсында катнашты һәм "Иң яхшы практик күнекмәләр" номинациясендә җиңүче булды.
Быел яшь комбайнчылар конкурсы 15нче тапкыр узды, анда бөтен республикадан 15 финалист катнашты. Конкурс барышында катнашучылар теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр.