Быел районда гриппка каршы 33 835 кешене вакцинацияләү планлаштырыла.
План 54 процентка үтәлгән.
"Безгә 20 160 доза вакцина килде, аларны инде 18 360 нурлатлыга ясадык, шуларның 5703е – балалар, – диде Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Әсфия Мәхмүтова. - Вакцина белән проблема юк, өстәвенә ул этаплап килә."
Табиб-эпидемиолог хәбәр иткәнчә, параллель рәвештә предприятиеләргә, оешмаларга һәм учреждениеләргә чыгып коллектив вакцинация дә алып барыла. Кискен респиратор авыруларга килгәндә, әлегә ОРВИның аерым очраклары гына теркәлә.