Нурлаттан Рәис Сафиуллин “Автобабай-2023" республика конкурсында җиңүче булды

2023 елның 14 октябре, шимбә

Нурлат автобабае җиңүне оныгына багышлады.

Шушы көннәрдә Татарстан ЮХИДИ идарәсендә өлкән буын шоферлары арасында машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Анда 60тан артык яшь категориясендәге 39 шофер үз көчен сынап караган, ә катнашу өчен аларга бары тик шоферлык хокуклары һәм пенсия таныклыгы гына кирәк булган. Анда безнең районны конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе Рәис Сафиуллин тәкъдим итте.

-Бу минем мондый ярышларда катнашуымның беренче тәҗрибәсе, дөрес, узган ел муниципаль этапта көч сынаштым, әмма яшем буенча узмадым, әле 60 яшь тә юк иде. Ә бу максатчан рәвештә җиңүгә  әзерлек булды, - дип уртаклашты республиканың иң яхшы шоферы.

Традиция буенча һәр катнашучыга 2 этап үтәргә туры килә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтү. Әгәр дә аларның беренчесе белән күп кенә катнашучылар хатасыз эш итсәләр, ә Раис Тәлгать улы вакыт буенча тагын да яхшырак нәтиҗә күрсәткән, фигуралы йөртүдә аңа тиңнәр булмаган биремнәр белән дистанцияне ул 1,34 минутта узган.

- Машина йөртү стажым 45 ел чамасы булса да, автомәктәптә инструктор булып эшләү тәҗрибәсе дә бар, шулай да конкурска алдан әзерләнергә карар иттем: билетларны телефон кушымтасында чиштем, ә фигуралы йөртүдә махсус мәйданчыкта күнегүләр ясадым. Мөгаен, нәтиҗәсе дә шуңа яхшыдыр, – дип сөйләде Рәис Тәлгать улы.

Аның тормыш иптәше Әлфия Таһирҗан кызы да автоярышның республика финалында аңа ярдәм итәргә барган.

- Әлбәттә, борчылдым, һәр этапны игътибар белән күзәттем. Минем Рәисемне җиңүче дип игълан иткәч, бу бик дулкынландыргыч һәм рәхәт булды. Бу безнең өчен зур горурлык, - диде ул.

Республиканың иң яхшы автобабаен өйдә дә чын герой буларак каршы алганнар, балалары һәм оныклары, күпсанлы туганнары һәм якыннары үзләренең чын күңелдән котлауларын җиткергәннәр. Алар барысы да бер сүздә: "Шулай дәвам итәргә! Киләсе елда да җиңү телибез!». Алар арасында яраткан оныгы Элина да булган, аңа бу көнне 8 яшь тулган. Республиканың иң яхшы автобабае үзенең җиңүен нәкъ менә аңа багышлаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International