Дамир Ишкинеев нурлатлыларга «Дуслык», «Дружба», «Туслах» район газеталарына язылу бүләк итте

2023 елның 13 октябре, җомга

Шулай итеп, район Башлыгы «Нурлат-информ»ның “Район газетасын  - туган телдә” акциясенә старт бирде.

Яхшы традицияне дәвам итеп, Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев «Район газетасы – туган телдә» акциясе кысаларында районның төрле авылларында яшәүче өч хөрмәтле ветеранга район газетасына язылу бүләк итте.

Бикколдан Рифкать Шәйдуллин, Төрнәстән Тамара Горшкова һәм Урта Камышлыдан Раиса Сидорова киләсе яртыеллыкта район газетасын туган телләрендә татар, рус һәм чуаш телләрендә алачак.

Ветераннар белән очрашу уңай мөгамәләдә чәй өстәле артында узды. Дамир Азатович һәр кунак белән танышты, аларның тормышы, проблемалары белән кызыксынды. Алар барысы да хөрмәтле тормыш юлын узганнар, озак еллар төрле тармакларда эшләгәннәр.

Рифкать Вәли улы 45 ел «Игенче», «Таң» колхозларында шофер булып эшли. Раиса Яковлевнаның эш стажы 42 ел, ул Мичурин исемендәге колхозда савымчы булып эшли. Бүген дә актив тормыш алып бара, җирле «Росинка» ансамблендә җырлый. Тамара Петровна үз вакытында комсомол хәрәкәте активисты була, «Төрнәс» совхозында кадрлар бүлеге инспекторы булып эшли, аның хезмәт стажы 38 ел тәшкил итә.

"Фидакарь, сугышчан хезмәтегез өчен рәхмәт. Мин Сезнең белән аралашырга бик шат булдым", - диде Дамир Азатович, ветераннарга язылу квитанцияләрен һәм бүләкләр тапшырып.

Кунаклар Дамир Ишкинеевка җылы кабул итүе һәм ярты ел дәвамында аларны сөендерәчәк шундый үзенчәлекле бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тамара Петровна Горшкова:

Газетаны даими укыйм.  Районда яңалыклар күп, һәм алар барысы да файдалы. “Дуслык" безне, район халкын берләштерә. Аны күршеләр дә, гаилә дә, танышлар да укый.

Рифхәт Вәли улы Шәйдуллин:

40 ел дәвамында газетаның беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр һәр санын укыйм. Хатын да укый. Барысы да ошый, чөнки район газетасы аша барлык яңалыкларны беләбез. Авылда почтальон булмавы бик кызганыч. Газеталарны алу өчен авыл советына үзебезгә барырга туры килә.

Раиса Яковлевна Сидорова:

“Дуслык"ны инде күп еллар алдырам. Танышларым, туганнарым турында мәкаләләрне аерым бер дулкынлану белән укыйм. Авылдашларыбыз белән район яңалыкларын уртаклашабыз, алар белән бергә ансамбльдә җырлыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International