Грипп вирусы турында без нәрсәләр беләбез соң

2023 елның 13 октябре, җомга

Ел саен көз һәм кыш гриппның яңа дулкыны кешелекне чолгап ала. Ләкин гриппның бер төре икенчесеннән аерыла! Бу турыда түбәндәге мәкаләдә сөйләрбез.

Табигатьтә барлыгы 4 төр грипп вирусы йөри A, B, C һәм D. кешеләр өчен иң зур куркынычны А һәм В грипп вируслары тудыра.Нәкъ менә алар сезонлы авыру эпидемияләрен китереп чыгара.

С гриппы вирусы да кешене зарарлый, ләкин авыр очраклар китерми. Ә D төркемендәге вируслар дуңгыз һәм мөгезле эре терлекләрне генә йоктыра, кешеләр арасында авыру очраклары теркәлмәгән. Нәкъ менә шундый мутацияләр нәтиҗәсендә гриппның иң үлемгә китергән пандемияләре барлыкка килә, шул исәптән 2009 елда «дуңгыз» гриппы пандемиясе дә.

Грипп вирусы ел саен үзгәрә, ләкин бер нәрсә үзгәрми - ел саен гриппка каршы прививка ясарга һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк.

Исән булыгыз!

Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International