Хушлашу бүген Нурлат шәһәрендә булачак.
Кашапов Шамил Вәгыйзь улы 1946 елның 26 гыйнварында Таҗикстан ССРның Дүшәнбе шәһәрендә туган.
1972 елда Саратов өлкәсенең Балашов тире-мех эшкәртү техникумын, 1981 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1977-1988 елларда Кашапов Шамил Вәгыйзь улы – ПМК-107 «Татколхозстрой»ның план-җитештерү бүлеге начальнигы, ПМК-107 «Ленколхозстрой», ТАССРның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы РСУ начальнигы.
1988 елдан 1992 елга кадәр – Татарстан Республикасының Октябрь районы шикәр заводы директоры.
1992-1996 елларда-Октябрь (хәзерге Нурлат) районы хакимияте башлыгы. Медаль белән бүләкләнгән. Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы.
Кашапов Ш.В. безнең район елъязмасына якты битләр язып калдырды. Тырышлык, куелган максатка ирешү осталыгы аның тормышны ныгыту юлының нигезе иде. Нурлатлылар хәтеренә ул сүз һәм эш кешесе, чын профессионал буларак кереп калачак.