Нурлатлылар “Авыл яшьләре” уеннарында катнаша

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Бүген Нурлат районы командасы Минзәләгә “Авыл яшьләре” VIII авыл спорт уеннарына юл алды. 11-15 сентябрьдә узачак бу форумда Нурлаттан 36 кеше катнашачак. Уеннарның программасына волейбол, гер спорты, җиңел атлетика, өстәл теннисы, милли көрәш, бадминтон кебек унике спорт төре кертелгән. Безнең команданы асылда яшь хезмәткәрләр тәшкил итә, араларында икешәр механизатор һәм сыер савучы да бар. Алар өчен аерым ярышлар каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International