Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Казандагы очрашуда катнашты

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Очрашу Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының республика районнарындагы җирле оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.

Нурлат районын җирле бүлек җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова тәкъдим итте.

Милли Совет рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар ел дәвамында чаралар үткәрү белән беррәттән даими рәвештә үткәреләчәк. Очрашуда катнашучыларга ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, бүлекләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповны тәкъдим итте һәм татар оешмаларының бердәмрәк эшләячәгенә өмет белдерде.

Биредә эш планнары турында фикер алыштылар, актуаль мәсьәләләргә дә кагылдылар. Очрашуда катнашучылар районнарда региональ хәрәкәт оештыру, гаиләләр, авыллар тарихын өйрәнү, шәҗәрә агачы төзү, шулай ук татар брендларының әһәмияте турында фикер алыштылар. Әйтик, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм үстерү максатларында Бөтендөнья татар конгрессы «Каз өмәсе» фестивален үткәрәчәк.

Киләсе елга җирле оешмаларның эш планы "Татарлар: гамәл стратегиясе" документына туры китереп төзелергә тиешлегенә дә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International