Аны «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» республика программасы буенча төзегәннәр.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында ФАПны ачуда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Алар фельдшер-акушерлык пунктын җиһазландыру белән таныштылар.
"Нурлат районының бу ягы үзенчәлекле – урманлы як ул. Экологиясе белән аерылып тора. Фельдшер – акушерлык пункты кешеләргә хезмәт итәргә тиеш. Минем сезгә теләгем-авырмагыз, монда профилактика, вакцинация, диспансерлаштыру өчен генә килергә язсын”-дип теләде министр әлеге мөһим вакыйга уңаеннан җыелган авыл халкына