Нурлат урман хуҗалыгына министр килде

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Нурлат районына эш визиты кысаларында ведомство карамагындагы учреждениеләрдә булды.

Капиталь ремонттан соң Нурлат урманчылыгы бинасын ачуда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Әлеге эшләр «Урманчылыкларның, участок урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының административ биналарын капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылды.

“Нурлат урман хуҗалыгы – республикада иң көчлеләрнең берсе, ул зур хуҗалык эшчәнлеге алып бара", – дип билгеләп үтте район Башлыгы, республиканың урман хуҗалыгы министрына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдереп.

"Нурлат урман хуҗалыгы республикада алдынгылардан санала. Мин урман хуҗалыгының бөтен коллективына көндәлек авыр хезмәтләре өчен рәхмәтлемен», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. Биредә район Башлыгы һәм министр алдынгы тармак хезмәткәрләрен дә бүләкләделәр.

Әлеге чаралар кысаларында Дамир Ишкинеев һәм Равил Кузюров шулай ук урман хуҗалыгының җитештерү участогында, Нурлат урманчылыгында да булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International