Бүген Нурлатта Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт паркынд күп кенә предприятиеләр вәкилләре, мәктәп укучылары «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе кысаларында агачлар утыртуда катнаштылар.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында Бөтенроссия акциясендә ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты.
"Шәһәрнең барлык оешмалары, предприятиеләр, учреждениеләр, укучылар ылыслы, яфраклы агачлар утыртуда катнашалар. Бу көннәрдә 1000нән артык үсенте утыртылачак», – диде Дамир Ишкинеев. Ул министрга Нурлатта урман утыртуда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Спорт паркында 200 кедр тамыры, карагай, зәңгәр шыршы утыртылган.
"Әлеге акция инде 5нче тапкыр уза. Шәһәрнең уңайлы мохите яхшыра. Мин бүген яшел агачлар утыртуда катнашкан барлык катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтлемен. Уртак эш нәтиҗәсендә Нурлат шәһәрен тагын да матуррак, яшелрәк итәрбез дип уйлыйм", - диде министр.