Утырыш Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.
Нурлат муниципаль районы Советының зур залында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды.
Нурлат муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рәфис Нигъмәтуллин «2015-2023 елларга районның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
Чыгыш барышында Рәфис Рифгать улы коррупциячел хокук бозулар фактларына аерым игътибар бирде һәм муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләрен, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын эшчәнлекләрен гамәлгә ашырганда закон бозуларга юл куймаска чакырды.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Сатдарова административ киртәләрне киметү һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен шартларны яхшырту чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.
Биредә шулай ук муниципаль милеккә һәм җир ресурсларына карата коррупцион хокук бозуларны киметү һәм бетерү буенча кабул ителгән чаралар мәсьәләсе каралды.