Нурлатның “Мирас" театры Казанда чыгыш ясаячак

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Нур татар мәдәнияте үзәге базасында 2021 елдан “Мирас” татар халык театры эшләп килә.

Ел саен театр актерлары шәһәр халкын кызыклы театр спектакльләре белән сөендерә. Быел да искәрмә түгел-2023 елның мартында "Адашкан язмышлар" спектакленең премьерасы булды. Спектакль Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт 2023» XXIII республика төбәкара театр коллективлары конкурсында күрсәтелде һәм конкурс финалына чыкты!

"Мирас" театры үзенең спектаклен  Казан шәһәрендә В. И. Ленин исемендәге Мәдәният Йортында 2023 елның 16 ноябрендә тәкъдим итәчәк! Коллективка иҗади уңышлар һәм конкурста җиңүләр телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International