Бөтендөнья белемнәрне тикшерү акциясе 2023 елның 13-15 октябрендә 13.00 сәгатьтә узачак.
Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җирле мәгариф бүлеге белән берлектә Нурлат районы халкын акциядә актив катнашырга чакыра.
Диктантны өйдә онлайн режимда, туры эфирда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында яки сайтта трансляциягә тоташып язарга мөмкин http://diktant.tatar/. Моның өчен http://diktant.татар/ сайтыннан бланкны алырга кирәк һәм аны чыгартырга. Диктант язганнан соң, бланкны сканерларга яки фотога төшерергә һәм электрон почта аша җибәрергә кирәк: tatarchadiktant@gmail.com моннан тыш, диктантны шәхси кабинетта да язып була, моның өчен сайтта теркәлү генә җитә http://diktant.tatar/ катнашучы буларак һәм сайтка билгеләнгән вакытта керегез.
Шулай ук Нурлатта махсус мәйданчыклар эшләячәк. Диктант язарга теләүчеләр 13 октябрьдә «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгенә 14.00 сәгатьтә җыелачак.
Диктантны язу шулай ук районның 30 мәктәбендә, мәктәпкәчә учреждениеләрендә һәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәгариф үзәгендә оештырылачак.
Диктант нәтиҗәләре акция узганнан соң 30 көн узгач игълан ителәчәк. Аларны бланктагы кодлы сүз ярдәмендә һәм катнашучының исемен һәм фамилиясен язып карарга мөмкин булачак.
Быел бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак. Ул бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Узган ел акциядә 31 чит ил һәм 74 РФ төбәгеннән 1 млн 200 меңнән артык кеше катнашты.
Фото "Нурлат-информ" архивыннан