Нурлат спортчылары нәфис гимнастика буенча ярышлардан медальләр белән кайттылар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Казанда узган нәфис гимнастика буенча Ribbon Cup ачык турнирында 2010-2015 елгы Нурлат кызлары катнашты.

Үзенең яшь төркемчәсендә өченче урынны һәм «Тренерның өмете» номинациясен 2015 елгы Ангелина Филимонова алды.

Беренче тапкыр сикергеч белән һәм предмет югалтуларсыз чыгыш ясаган Анна Трубкина, 2013 елда туган, үзенең яшь төркемчәсендә икенче урынны алды.

Эмилия Сәгъдиева, 2010 елда туган, булавалар һәм туп белән күнегүләрдә лаеклы чыгыш күрсәтеп беренче урынны яулады.

“Өч кыз да ярышларга тырышып әзерләнделәр, хәтта кыен шартларда да һөнәри яктан камилләштеләр һәм лаеклы бүләкләр алдылар", - дип мактады гимнастларны аларның тренеры Зифа Сәгъдиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International