Нурлат Бердәмросслары партия конференциясендә катнаша

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Бүген, 11 сентябрьдә, “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Наил Шарапов җитәкчелегендәге делегация  Татарстан төбәк бүлегенең Казанда үтүче XXI конференциясендә катнаша. Делегация составында Мамык бүлекчәсеннән Шамил Яһудин, Егоркино бүлекчәсеннән Валентина Яковлева һәм башкарма комитетның әйдәп баручы белгече Андрей Захаров бар. Әлеге делегатлар моңа кадәр җирле бүлекчәдә булып узган XVIII конференциянең беренче этабында сайланган иде. Төбәк партия конференциясендә төп мәсьәләләр хакында сөйләшү белән беррәттән сәяси совет, контроль-ревизия комиссиясе составына үзгәрешләр кертү һәм Мәскәүдә 5 октябрьдә узачак XIV съездга делегатлар сайлау күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International