«Нурлат-информ» журналистлары десанты Иске Әлмәт авыл җирлегендә булды

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Авыл халкы белән чираттагы очрашу район газетасына ташламалы язылу декадасы кысаларында узды.

«Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасына ташламалы язылу дәвам итә. 12 октябрьгә кадәр район газетасына 804 сум 06 тиенгә язып куярга була.

Льготалы язылу Иске Әлмәт авыл җирлегенә сәфәребез барышында да сөйләшүнең төп темасы булды. «Нурлат-информ» төшерү төркеме җирле почта бүлекчәсеннән эшен башлады. Почта бүлекчәсе начальнигы Эльмира Кәримова билгеләп үткәнчә, почтальоннар Бөтенроссия язылу декадасы чорында эшне аеруча активлаштыра.

Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов озатуындагы сәфәр барышында без тырыш авыл кешеләре белән очраштык, аларның кайберләре инде безнең басмаларның һәм сюжетларның геройлары булды, һәм, әлбәттә, аларны киләсе елда да район газетасыннан аерылмаска чакырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International