Нурлаттан 5 сугышчы кыска вакытлы ялдан соң яңадан хәрби хезмәткә китте

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

Бүген иртәнге сигезенче яртыда аларны туганнары һәм дуслары озатып җибәрде.

 

Сугышчыларны Казанга җыен урынына алып барачаклар. 430нчы полк сугышчыларын якыннары белән бергә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов һәм махсус хәрби операция уздырылу зонасында катнашучыларга ярдәм фондының социаль координаторлары Татьяна Әхмәтҗанова һәм Юрий Кузьмин озатып калды.

Ялдан китүчеләргә транспорт бирү мәсьәләсе район Башлыгы Дамир Ишкинеевның махсус хәрби операция уздырылу зонасында катнашучылар белән очрашуында күтәрелгән иде, ул әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты. Сугышчыларны Казанга озату өчен автобусны Нурлат АТПсы бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International