Тантаналы чара район җитәкчелеге, спонсорлар һәм күпсанлы авыл халкы катнашында узды.
Символик кызыл тасманы кисүне хөрмәтен район Башлыгы Дамир Ишкинеевка, парк төзелешенә зур өлеш керткән спонсор, Кычытканлы авылында туып-үскән, «Татриэлстрой» җәмгыяте җитәкчесе Илнур Сәлаховка һәм авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабировка тапшырдылар. Аннан соң хөрмәтле кунаклар һәм кычытканлылар төзекләндерелгән паркка үттеләр.
Алар брусчатка белән җәелгән юллар буйлап үттеләр, балалар күп функцияле кечкенә архитектура формасы урнаштырылган уен мәйданчыгына йөгерделәр, яшүсмерләргә тренажерлар ошады. Ә аннан соң авыл халкы кунаклар белән ябык сәхнә янында фотога төште.
"Мондый искиткеч парк өчен рәхмәт. Авылыбыз елдан-ел үзгәрә, һәм бу безне бик сөендерә. Биредә ял көннәрендә кунакка килгән дусларыбыз һәм оныкларыбыз белән ял итәчәкбез», – дип үз фикерләре белән уртаклашты авылда яшәүче 83 яшьлек Әлфия Нургалиева.
Паркны төзү авыл җирлегенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасында җиңүе һәм Илнур Салаховның зур спонсор ярдәме белән мөмкин булды.
Тантаналы чарада район Башлыгы Илнур Рафиковичка, шулай ук «АСБ» җәмгыяте генераль директоры Андрей Сидимировка Рәхмәт хатлары тапшырды. "АСБ" җәмгыятенең ПТО начальнигы Андрей Мусин район Башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Дамир Азатович авыл җирлеге советына рәхмәт хатын һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырды.
"Бик матур парк килеп чыкты. Җәмәгать киңлеген булдыруда көч куйган һәркемгә зур рәхмәт белдерәм», – диде Дамир Ишкинеев парк ачылу уңаеннан мәдәният йортында узган тантаналы чарада.
Рәсми өлештән соң районның үзешчән артистлары кычытканлыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.