"Башаккай" балалар бакчасында ветераннарны хөрмәтләделәр

2023 елның 7 октябре, шимбә

Нурлат районы балалар бакчаларында өлкәннәр декадасы кысаларында чаралар уздыру дәвам итә.

Нурлат шәһәренең "Башаккай" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем оешмасы ветераннары өчен зур бәйрәм оештырылды. Традиция буенча, пенсионерлар бу юлы да үзләре элек хезмәт куйган балалар бакчасына рәхәтләнеп килделәр, аларга карата тәрбиячеләрнең өлкәннәр көне белән котлаулары, җылы сүзләре яңгырады.

Җылы очрашу, концерт номерлары, бергәләшеп җыелып чәй эчү кунакларда җылы тәэсир калдырды.

"Коллективка җылы кабул итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Без эшләгән белем йорты искиткеч һәм кабатланмас. Ел саен бусагадан атлап керүгә, без үтә җылылык һәм эчкерсезлек сизәбез. Йөрәкләребезне мәгънәле һәм шатлыклы елмаюлар белән бүләкләгәннәре өчен рәхмәт", - дип уртаклаштылар бәйрәмнән соң ветераннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International