Районның фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларында терлекләрне маркировкалау бара

2023 елның 7 октябре, шимбә

Бу көннәрдә район ветеринарлары районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында асралучы кәҗәләр, сарыклар, атлар һәм дуңгызларның колакларына «алкалар» элә.

Яңа Әлмәттә яшәүче Рәзинә апа Гатауллина пенсия яшендә инде. Ләкин моңа да карамастан, бер урында утырырга күнекмәгән иткә дип үгезләр үстерә әле. Ул сөтне дә сатып алмый, моның өчен аның кәҗәсе бар.

"Ул минем заанен токымлы. Мин аны сөт өчен асрыйм. Җәй көне 4әр литр сөт бирә", - ди Рәзинә ханым. Аны назлы итеп Жанетта дип атый, ә сөт күбрәк булсын өчен, аны бары тик сусыл үләнле урыннарда гына көтә, тәмле азык белән сыйлый.

Әлбәттә, инде яраткан кәҗәсенең сәламәтлеген дә кайгырта. Шуңа күрә, ветеринария участогы мөдире Рәфис Нуретдинов чираттагы ветеринария – идентификация чарасын уздыру өчен ишегалдына кергәч тә, каршы килмәде. Өстәвенә, бу процедура хуҗабикәгә яхшы таныш.

 Моңа кадәр йорттагы үгезләрен дә шул рәвешле исәпкә алган булганнар инде. Идентификацияләү процедурасы гади: ветеринария табибы махсус эш коралы, биркач белән кәҗә колагына сары төстәге бирканы беркетә һәм хайван турында мәгълүматны теркәү кәгазенә кертә.

"Монда биркада күрсәтелгән хайванның уникаль шәхси номеры, яше, төсе, токымы һәм башка мәгълүматлар кертелә. Шуннан соң аларны бердәм электрон системага кертәчәкләр, анда шулай ук әлеге хайванга карата үткәрелгән барлык ветеринария чаралары турында мәгълүмат кертеләчәк. Шулай итеп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралган барлык терлекләр турында мәгълүматны оператив рәвештә алырга мөмкин булачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен биркалар-бушлай, аларны да бушлай тагабыз", - диде Рәфис Рәисович.

Рәфис Нуретдинов-тәҗрибәле ветеринария табибы, «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исемгә ия. Ул җитәкләгән Әлмәт ветеринария участогы үз эченә 10 торак пунктны ала. Ветеринария табибы Айнур Бәширова белән берлектә февральдән башлап шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлык мөгезле эре терлекләрне маркировкалап чыгарга өлгергәннәр инде, хәзер кәҗәләр, дуңгызлар, сарыклар, ат үрчетүче хуҗалыклар буйлап йөриләр.

1 сентябрьдән үз көченә кергән закон буенча, хәзер барлык авыл хуҗалыгы терлекләре дә мәҗбүри рәвештә маркировкалана һәм исәпкә алына. Район ветеринарлары бу эшләрне шәхси ярдәмче хуҗалыкларда октябрь ахырына кадәр тәмамларга ниятли.

"Хайваннарны бердәм идентификация системасына кертү, беренче чиратта, алар арасында йогышлы авыруларны булдырмау өчен мөһим. Шул ук вакытта бу авыруларның чыганакларын һәм таралу юлларын оператив рәвештә ачыкларга ярдәм итә, димәк, ветеринария иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә. Шуңа күрә без халыктан бу чараларга аңлап карауларын сорыйбыз. Югыйсә, бердәм системада теркәлмәгән терлекләрне, аларның сөтен, итен сату белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Гомумән, системаны куллану бик уңайлы. Электрон базадагы барлык мәгълүматны терлекнең колагындагы биркадагы куаркодны сканерлап укып була", - ди район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илнур Хәнәфиев.

Киләчәктә хайваннарны бердәм системада теркәмичә ветеринария хезмәте ветеринария-озату документларын электрон формада тутыра алмаячак. Шуңа күрә ветеринария табиблары фермер хуҗалыклары башлыкларын да үз терлекләрен идентификацияләү процессын тизләтергә чакыра.

Әлегә бердәм системада фермер хуҗалыкларындагы терлекләрнең 70 проценты гына теркәлгән әле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International