Айдар Метшин “Рәхмәт сиңа, укытучым! " проектына кушылды

2023 елның 7 октябре, шимбә

Безнең "Рәхмәт сиңа, укытучым!"проектына РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да кушылды.

Ул, район педагогларына, 5 ветеран укытучыга чын күңелдән ихтирам күрсәтеп, 2024 елның I яртыеллыгына «Дуслык» газетасы яздырды. Бу исемлектә Тамара Абакумова (Тимерлек), Татьяна Прокопьева (Чулпан), Сәрия Мөхәммәтова (Кизләү), Рәсимә Ибраһимова (Колбай-Мораса) һәм Юлия Евдокимова (Якушкино) бар.

“Рәхмәт сиңа, укытучым!" проектына һәркемне дә кушылырга чакырабыз. Моның өчен иң якын почта бүлегенә яки редакциянең реклама бүлегенә килергә һәм үз укытучысына игътибар һәм рәхмәт йөзеннән район газетасын яздырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International