Нурлатта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортта “Игелек һәм хөрмәт чоры" акциясе узды

2023 елның 7 октябре, шимбә

Акция барышында «Мирас» муниципаль бюджет  учреждениесендә шөгыльләнүче яшүсмерләр Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортында булдылар.

Балалар аларны бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Өлкән буынга игътибар күрсәтеп, без балалар һәм яшүсмерләр өчен хөрмәт үрнәге күрсәтәбез. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар шулай ук тирә-юньдәге кешеләргә күңел җылысы бирәләр, һәртөрле игътибарга да бик шатланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International