БӘРӘҢГЕЛӘРЕ УҢГАН

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
“Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында бәрәңге уңышын җыю бара. Кичәге көнгә биредә 42 гектарда бәрәңгене җыеп алырга өлгергәннәр инде. Әлегә уртача уңыш гектарына 231 центнер тәшкил итә, республика буенча - 196 центнер. Коры җәйдә уңышның яхшы булуы су сибеп үстерү нәтиҗәседер, мөгаен. Биредә быел бәрәңге 294 гектарда сугарулы система буенча игелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International