Нурлатта көчле яңгырлар юк әле, әмма борчылыр өчен сәбәп бар

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
Мисал өчен, Чапаев урамындагы 1нче йортта отмосткалар булмау сәбәпле, яңгыр сулары турыдан-туры беренче каттагы фатирларның идән астына агып төшә. Тельман һәм Нариманов урамнары чатындагы трансформатор подстанциясе дә ярымутрауны хәтерләтә, ул ике яктан җыелган яңгыр сулары белән “юыла”.
- Кызганычка каршы, шәһәрдә яңгыр сулары өчен канализация системасы юк. Шуңа да яңгыр сулары подвалларга, подъездларга агып төшә. Мондый система төзер өчен акча юк. Берничә ел элек бу мәсьәлә каралган иде, әмма бар да элеккегечә, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов. Мөгаен, яңгыр сулары агып төшү юлларының кирәклеге хакында моннан берничә ел элек Пушкин урамындагы 46, 48нче йортларны су басканнан соң сөйләшкән булганнардыр. Әмма һава торышы кискен үзгәреп тора – җәен аномаль эссе,  кышын бозлы яңгыр ява. Шуңа да мондый хәл кабатланмас дип ышанып әйтеп булмый. Өстәвенә, телевидение аша көн саен диярлек сабак булырлык хәлләрне күрсәтеп торалар. Су баса күрмәсен инде...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International