Нурлатта шәхси транспорт тикшерелә

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
16 сентябрьгә кадәр “Азык әзерләү. Частник” профилактик операциясе дәвам итә.
- Әлеге профилактик операция азык культураларын җыеп алу чорында шәхси тракторлар һәм  таккычлар,  үзйөрешле азык җыю  техникасы катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары булдырмас, аларны куркынычсыз эксплуатацияләү максатыннан үткәрелә, - дип хәбәр итте Гостехнадзорның Нурлат районы инспекциясе начальнигы Расих Сатдаров. – Бу көннәрдә авылларга һәм шәһәр урамнарына чыгып, үзйөрешле техниканың торышын, хуҗасының эксплуатацияләүгә рөхсәте, идарә итүгә хокукы, теркәү документлары булу-булмауны тикшерәчәкбез. Ачыкланган закон бозулар буенча тиешле чаралар күреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International