Нурлат урамнарында күпфатирлы йортлар янәшәсендә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Берничә биш катлы йортларда яшәүчеләргә төзекләндерелгән ишегалларын файдалануга тапшырдылар.

Балалар өчен чираттагы бәйрәм Нурлат урамындагы 21нче йорт ишегалдында узды. Әгәр дә өлкәннәр эштән соң ишегалдына чыгарга ашыкмасалар, балалар рәхәтләнеп, музыка ишетүгә, таганда атынырга, кәмиттә әйләнергә, сикергечтә сикерергә, куыш-куыш уйнарга, боҗралар әйләндерергә ашыктылар…

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен бик күп төрле уеннар әзерләгән. Монда шулай ук мастер - класс та бар иде, анда Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре милли орнаментлар белән төймәләр ясарга өйрәттеләр, төбәк музее хезмәткәрләре «Парларын тап» уенын үткәрде. Кайнар чәй дә бар иде.

Әлеге йортта яшәүчеләрне Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова сәламләде, ул «Безнең ишегалды» республика программасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси хуплавы ярдәмендә Нурлатта гына да бу сезонда 17 йорт төзекләндерелгән, бу меңләгән кешенең яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

«Нурлатдом» идарәче компаниясе җитәкчесе Светлана Сидорова халыкка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм грамота һәм бүләкне хезмәткәр Мария Уфимовага тапшырды.

Микрорайон халкының мөнәсәбәтен Җәмилә Йосыпова белдерде: "Әлбәттә, без үзгәрешләргә, тирә-як территорияне төзекләндерүгә бик шат, хәзер монда биек үкчәле аяк киеме һәм җайлы өй башмаклары киеп йөрергә мөмкин. Бик чиста,уңайлы, матур»- дип  биредә яшәүчеләрнең фикерен белдерде.

                                                                    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International