Чучка асрау тыелмый, әмма...

2013 елның 7 сентябре, шимбә
1 октябрьдән район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дуңгыз асрамаячаклар.
Шәхси секторда да дуңгызларны асрауда  таләпләр катгый куела
Республикада август башында Африка чумасы (АЧС)  таралуга юл куймау хакында сөйләшкәндә, кече фермерлык хуҗалыкларында, шәхси секторда дуңгыз асрауны бетерергә кирәк, дигән фикерләр дә яңгыраган иде. Шәхси хуҗалыкларга дуңгызлар урынына башка төрле терлекләр, мәсәлән, атлар, күркәләр асрарга киңәш итәләр. Бу, әлбәттә инде, халык арасында шактый ризасызлык тудырды. Гомере буена дуңгыз асрап, аннан керем алып килгән авыл кешесе тиз генә аннан баш тартырга ризалык белдермәс шул инде. Районда шәхси хуҗалыкларда бүген 3000нән артыграк дуңгыз асрала. Андреевка авыл җирлегендә дә бар алар.
- Безнең авыл җирлегендә 280ләп баш дуңгыз исәпләнә. Бу сан үзгәрми диярлек, - ди Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова. – Күп хуҗалыклар аны сату өчен түгел, үзләренә итлек  өчен бер-ике баш асрый. Дуңгызларны барлык кагыйдәләрен истә тотып асраганда, бернинди зыяны юк бит. Тик хуҗалар арасында малларын урамга чыгарып йөртүчеләр дә бар, бу хакта ветеринария табиблары белән дә барып кисәттек, әмма файдасыз. Ә менә асрауны тыйсалар, халык ризасызлык белдерәчәк, әлбәттә.
- Без гомеребез буена шәхси хуҗалыкта дуңгыз асрыйбыз. Әмма беркайчан да урамга чыгарып җибәргәнебез юк, - ди авыл җирлеге депутаты Лидия Анисимова. – Чыгармыйча асраганда, бернинди дә куркыныч янамый дип уйлыйм. Дуңгызларны башка терлекләргә алмаштырырга, диюләре белән килешмим. Дуңгыз асрауның үз өстенлекләре бар бит.
Ә менә район ветеринария службасы начальнигы Василий Лысов әлеге куркыныч чирне профилактикалау өчен дуңгызларны ябык режимда асрау гына җитми, ди.
- Дуңгызларга азыкны бары тик парландырып кына бирергә кирәк, юкса вирус теләсә нинди азык белән ияреп керергә мөмкин, - ди ул. – Африка чумасы -  бик куркыныч авыру. Ул бер дуңгызга эләксә, бик тиз күчә һәм  хуҗалыктагы бөтен хайваннарны зарарлый. Кызганычка каршы, аңа каршы вакцина  уйлап табылмаган әле.
Шул вакытта бу чир торган саен куркыныч була бара. Быел гына да Россиядә авыруның 113 очрагы теркәлгән инде,  чума барлыкка килгәннән бирле Россиядә 400 мең баш дуңгыз юк ителгән.  Республикада АЧС вирусы табыла икән, 100 км. радиустагы барлык дуңгызлар да юк ителергә тиеш булачак. Шул ук вакытта чирне таратучылардан булган кабан дуңгызларын аулауда да нормалар арттырылган.
Әмма  сүзләр йөрсә дә, әлегә  шәхси секторда дуңгыз асрау-ны тыючы закон юк, бары тик таләпләрне генә тиешенчә үтәргә кирәк.  Ә районның дуңгызчылык белән шөгыльләнгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре акрынлап башка төр терлек асрауга күчә инде.
- Безнең хуҗалыкта хәзерге вакытта 400ләп баш дуңгыз бар. 1 октябрьгә алар бетереләчәк,  алар урынына мөгезле эре терлекләрнең саны арттырылачак, - ди “АгроРазвитие” хуҗалыгы зоотехнигы Николай Кузнецов.
Дуңгызларда Африка чумасы билгеләре күрсәгез, кичекмәстән участок ветеринария табибына яки районның ветеринария службасына 2-58-26 телефоны буенча шалтыратыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International