Нурлатта реставрациядән соң тагын бер ишегалды территориясе ачылды.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерүдән соң торак йорт ишегалды территориясе ачылуы белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
Тимерьюлчылар микрорайонында Куйбышев, 23 һәм Островский, 2а урамнарында чын бәйрәм хөкем сөрә. Биредә төзекләндерүдән соң берьюлы берничә йортта яшәүчеләрне берләштергән ишегалды территориясе ачылды. Реконструкциядән соң биредә таган, атынгычлар, спорт мәйданчыгы белән балалар мәйданчыгы, шулай ук парковка, тротуарлар барлыкка килде…
Өлкәннәр һәм балалар ишегалдының бөтен территориясен тутырдылар: вакыйга озакка хәтердә калсын өчен, мәдәният хезмәткәрләре алар өчен концерт, кызыклы күңел ачу чаралары, үзәк китапханә, төбәк музее, Халыклар дуслыгы йорты – төрле викториналар, конкурслар, «Ледок» урта мәктәбе – спорт уеннары оештырдылар. Беркем дә читтә калмады. Монда ук тәм-томнар белән чәй өстәле дә урнаштырылды.
Тантаналы өлештән соң район Башлыгы үзе яңа тротуарларда йөрде, парковкаларны карады, шулай ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән сөйләште.