Мәктәпләрдә футбол мәйданчыклары төзелә

2013 елның 6 сентябре, җомга
Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә футбол мәйданчыгын ясау эшенә керештеләр. Мәйданчыкны урнаштыру белән “Лидер” җәмгыяте хезмәткәрләре шөгыльләнә икән.
– Җир эшләре сишәмбедән башланып китте, мәктәп директоры Рита Хисамова. – Әлегә мәйданчык булачак урын агач төпләреннән арындырылды. Моннан тыш, бирегә балчык китереләчәк. Аннан грунтны күтәрү эшләре башланачак.
Ясалма үләннән ясалган футбол мәйданчыгын  урнаштыру эшләрен төзүчеләр салкыннарга кадәр хәл итәргә планлаштыра. Район мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча Республика Президенты инициативасы нигезендә әлеге футбол мәйданчклары Универсиадага стадион төзү эшендә катнашкан районнарга бүлеп бирелгән. Безнең районның баллары өч мәйданчыкка җиткән икән. Районга кайтарылган өч футбол мәйланчыгының тагын икесе шәһәрнең 8, 9нчы урта мәктәпләрендә урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International