Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат мәктәпләрендә экстремизмга каршы дәресләр үтте
2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Кичә, 3 сентябрь – терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә район мәктәпләре “Экстремизмга-юк!” дип аталган бердәм республика дәресенә кушылдылар. Киекле урта мәктәбендә ул һәр сыйныфта төрле формада – лекцияләр, конкурслар, конференцияләр рәвешендә узды. Мәсәлән, 2нче сыйныф укучылары “Дуслык, тынычлык” дәресенә җыелдылар. Укытучылары Индира Әхмәтвәлиева балаларга җир йөзендә төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләре хакында сөйләде, гадәттән тыш хәлләр булганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Балалар шулай ук кызыклы уенда катнашып, үзләренең белемнәрен дә күрсәтә алдылар. Ә өлкән сыйныфларда сөйләшү җитдиерәк булды. 10нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлшат Мөхәммәтова җитәкчелегендә яшьләр мохитында экстремизмны профилактикалау хакында сөйләштеләр. Укучылар Диләрә Хәбибуллина һәм Алинә Билданова интерактив чаралар ярдәмендә чыгыш ясадылар. “Террорчылык һәм экстремизм дигән төшенчәләр турында сөйләгәндә, моңа җитди игътибар бирергә кирәк. Чөнки бу проблема һәркемгә кагылырга мөмкин”, - диләр кызлар. 9нчы сыйныфларда әңгәмә рәвешендә барган дәрес темасы моннан 9 ел элек Бесланда булган вакыйгаларга бәйләнеп китте. 9нчылар сыйныф җитәкчеләре Гөлсинә Мортазинаның ул елның канлы 1 сентябрь көнен искә алып, әлеге фаҗигане бөтен ил белән бергәләшеп кичерүләре хакында сөйләвен игътибар белән тыңладылар, үзләре дә әңгәмәгә кушылып, фикерләрен белдерергә ашыктылар. “Экстремизм һәм террорчылыктан бер гөнаһсыз кешеләр зыян күрә, башка милләтләрне ихтирам иткән кеше беркайчан да мондый юлга бармас. Әлеге афәтләргә каршы бергәләшеп көрәшергә кирәк”, - дигән нәтиҗә ясады укучылар.
Мәктәптә исә чаралар бер көн белән төгәлләнми. Ай дәвамында сыйныф сәгатьләрендә һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә бу хакта сөйләшү дәвам итәчәк, мәктәп китапханәсендә күргәзмәләр, диспутлар оештырырга ниятлиләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз