Нурлатта гриппка каршы вакцинаны сентябрьдә көтәләр

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
Быелгы грипп сезонында бездә 15600 кешене прививкалау күздә тотыла икән. Аларның 4500е–мәктәп укучылары, 1500е–мәгариф хезмәткәрләре. Прививканы 6 айдан 7 яшькә кадәрге 1200 бала да алачак, дип торалар. Сентябрьдә килә башлаган препаратлар белән прививканы октябрь-ноябрь башына ясап бетерү күздә тотыла. Чөнки гриппның иң күтәрелеш чоры гадәттә бездә гыйнвар ахыры-февральгә туры килә икән, Роспотребнадзорның Нурлат бүлегендә быел да сезон чире шул вакытларда көчәер, дип фаразлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International