Нурлатлыларга үз хуҗалыкларын африка дуңгыз чумасыннан саклау буенча киңәшләр бирелде

2023 елның 30 июле, якшәмбе

Сирәк кенә булса да Россия территориясендә африка дуңгыз чумасы авыруы ачыклана.

Татарстанда вәзгыять тотрыклы дип саналса да, район ветеринария табиблары шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгыз асраучы хуҗаларны, куркыныч вирусның район территориясенә үтеп керүенә юл куймас өчен, игътибарлырак булырга чакыра.

 Африка дуңгыз чумасы йорт, декоратив һәм кыргый кабаннар арасында таралырга мөмкин. Бүгенге көндә дөньяда аңа каршы вакцина табылмаган әле, - диде район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илнур Хәнәфиев. - Африка чумасы кеше өчен бернинди куркыныч тудырмаса да, зарарланган терлекләр тулысынча юк ителә, чөнки вирус бик чыдамлы һәм бер хайваннан икенчесенә генә түгел, кан эчә торган бөҗәкләр, җылылык белән эшкәртелмәгән ит продуктлары аша да таралырга мөмкин. Хуҗалыкка карантин салына.

Авыру таралуга юл куймас өчен дуңгызларны ябык җирдә тотарга кирәк. Алар тотылган урында чисталыкны сакларга, кан суыручы бөҗәкләр һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртү мәҗбүри. Шул ук вакытта дуңгызларны хайван азыгы һәм азык калдыклары белән тукландыруны да булдырмаска кирәк...

- Дәүләт ветеринария хезмәте белән килешү буенча һәм ветеринария ярдәмче документлары булганда гына махсус дуңгызчылык үрчетүче хуҗалыклардан дуңгызлар сатып алырга киңәш итәбез. Ә хуҗалыкта дуңгызлар үлсә яки кабан дуңгызы мәетен тапсагыз, шунда ук ветеринария берләшмәсенә 2-58-26 телефоны аша хәбәр итегез, – дип билгеләп үтте Илнур Харисович

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International