Шәһәрнең бер ТСЖ җитәкчесе төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
27 август көнне районның административ комиссиясе утырышында шәһәрнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозган бер торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе 15 мең сумга штрафка тартылган. Ул - “Уют” ТСЖсы җитәкчесе Наталья Андреянова. Бу көнне комиссия утырышында шәһәрнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозган алты торак милекчеләр ширкәте рәисенә карата төзелгән беркетмә каралган. Шуларның 5сенә карата комиссия әгъзалары җәза бирүне кирәк тапмаган.  Административ комиссиянең җаваплы секретаре Вера Мальцева әйтүенчә, аларның төзекләндерү кагыйдәләрен бозмавы ачыкланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International