Республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасында Нурлат районының 8 мәктәбе кергән

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Нурлат районы мәгариф идарәсе белем нәтиҗәләре буенча республиканың муниципаль районнары арасында 15нче урыннан 10нчы урынга күтәрелгән. Тәрбия процессы буенча 12нче урында. Бу хакта бүген шәһәр Мәдәният сараенда узган педагогларның август киңәшмәсендә хәбәр ителде. Традиция буенча, быел дүртенче тапкыр районның  иң сәләтле 20 укучысы һәм 10 педагогы район башлыгы Грантына ия булды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Наил Шарапов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Кашапов, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаментының дәүләт аккредитациясе һәм лицензия бүлеге начальнигы Наталья Соловьева катнаштылар. Бу хакта тулырак “Дуслык” газетасыннан укый алачаксыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International